Син союдэн чибэр

Син союдэн чибэр

Бәхет ачкычларын таптыңмы,
Әллә оҗмах кошы тоттыңмы?
Я булмаса әкият егете
Юлларыңа үзе чыктымы?

Йолдызлар күп, бик күп санасаң,
Матурлар күп, бик күп сайласаң…
Син сөюдән чибәр: күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасам.

Тәгәрәсен гомер йомгагың,
Сүтелсеннәр айлар, елларың.
Сөю патша булган илләргә
Алып барсын сине юлларың.

Йолдызлар күп, бик күп санасаң,
Матурлар күп, бик күп сайласаң…
Син сөюдән чибәр: күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасам.

Юлдаш булып сиңа иң элек
Янәшәңнән барсын изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен, берүк, гомерлек.

Йолдызлар күп, бик күп санасаң,
Матурлар күп, бик күп сайласаң…
Син сөюдән чибәр: күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасам.

ВАМ МОЖЕТ ПОНРАВИТСЯ