Язлар килгәч, үскән алмагачның
Чәчәкләрен ялгыш өзмәгез.
Гомер бит ул- язгы чәчәкләрдәй,
Җимеш бирми алтын көзләрсез.
Кышлар килсә,искән назлы җилләр
Бизәр аны ап-ак кар белән.
Бәхет бит ул- аңлап-гөрләп яшәү
Өзелеп сөйгән газиз яр белән.
Көзләр җиткәч, үскән алмагачның
Коелыр ул пешкән алмасы.
Яшик, җаным, бергә ахыргача,
Ходай сине миннән алмасын.
Ходай безне үзе сакласын.